Һәр Яңа ел безнең приютка үзенең сихри яңалыгы белән килә. Быел да приют ишеген ачып керүгә сихер дөньясы үзенә җәлеп итте.
Кышның матурлыгы-аклыгында. Аклык - сафлык, пакълык билгесе. Балаларда аклыкны күрә белүне тәрбияләү максаты белән тәрбияче Саетова Гөлнара Бәдертдин кызы урманга экскурсия оештырды. Аяк астында шыгыр-шыгыр килгән ак кар, тирә-юньдә кардан юрган ябынган чыршы, нарат агачлары хушны алды. Ак кардан төрле якларга киткән эзләр балаларның игътибарын җәлеп итте.
Әлеге сәяхәт балаларның күңелен күтәрде, саф һава тәннәренә сихәт бирде.
2019 нчы елның 2 нче гыйнварендә «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы «Кышкы утырмалар» исеме астында фольклор ял итү шөгылен үткәрде.
1нче гыйнвар көнне безнең балалар йортында традиция буенча уткәрелә торган ,шушы айда туган балаларның ,туган көннәре үткәрелде. Бу юлы Романов Сашаны котлап киттек.
2018нче елның 29нчы декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Шәрипова Г.М. җитәкчелегендә , «Яңа ел хыяллары» исеме астында рәсем бәйгесе уткәрелде.
2018 нче елның 30 нчы декаберендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан “Әкияти Яңа ел төне” дип исемләнгән чара үткәрелде.
2018 елның 29 декабрендә Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучыларга Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында театральләштерелгән чыгу оештырдылар. Визит белән ике ялгыз өлкән яшьтәге кеше һәм бер яшь инвалидка бардылар. Социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, көлү һәм шатлык, позитив кәеф бүләк иттелэр.
Күбебез бүләкләр алудан гына түгел, ә бүләк итүдән дә бик зур ләззәт ала. Ялгыз гражданнар, үз чиратында, кунакларга рәхмәтле, чөнки алар өчен теләсә кайсы игътибар – зур шатлык.
Яңа елны каршы алу һәрчак ниндидер яңалык, гадәти булмаган, кызыклы нәрсәләр көтү белән бәйле. Бу бәйрәмдә барысы да түземсезлек белән Кыш Бабай килүен көтә. «махсус» балалар да искәрмә түгел. Ел саен «Веста» Үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә “Хәерле Кыш Бабай” акциясен үткәрәләр.
Яңа ел бәйрәме - олылар һәм балалар көтеп алган тылсымлы бәйрәм. Ул тылсымлылык белән сулый, әкият дөньясына ялтыравыклы утлар белән җәлеп итә. Балалар бу бәйрәмгә аеруча шатланалар, чөнки бу бүләкләр һәм сюрпризлар чоры.
Бу яңа ел алды көннәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре физик сәламәтлеге чикләнгән балаларга белән Яңа ел сюрпризын оештырдылар. Белгечләр балаларның өйләренә барып аларга бүләкләр тапшырдылар. Балалар өлкәннәр тарафыннан шундый игътибарга чын күңелдән шатландылар.
29 нчы декабрь 2018 нче ел, шимбә.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб Венера Закирова һәм өлкән шәфкатьтуташы Марина Кокорина “Яра алган хәлдә ашыгыч ярдәм күрсәтү” дигән темага практик шөгыль үткәрделәр.
Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны яра төрләре, аларны дәвалау ысуллары һәм беренче ярдәм күрсәтү юллары белән таныштыру.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар плакатларда яраларның төрле төрләрен (тетелгән, бәрелгән, киселгән, кадалган) күрделәр. Табиб аларны өй шартларында яра эшкәртүнең төрле ысуллары, яра алганда беренче ярдәм күрсәтү өчен нинди дарулар булырга тиешлеге турында сөйләде.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар.