Инвалид балаларны Яңа ел бәйрәме белән котлау!

2018 елның 28 декабре, җомга

25 һәм 27 нче декабрь 2018 нче ел., сишәмбе, пәнҗешәмбе

              25 һәм 27 нче декабрь көннәрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече һәм социаль педагоглары  Алия Фархутдинова,  Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова "Инклюзив мохит" волонтерларының яшьләр берләшмәсе белән берлектә 3 нче дәрәҗәдәге сәламәтлекләре чикләнгән инвалид балаларны Яңа ел бәйрәме белән котладылар.     

             Чара сәламәтлекләре буенча мөстәкыйль рәвештә өйдән чыга алмаган балаларны Яңа ел белән котлауга юнәлдерелгән иде.

            Хәйриячеләр өченче дәрәҗәдәге чикләүләр белән булган 20 инвалид баланы бәйрәм белән котладылар.

              Котлау вакытында инвалид балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Алар барысы да игелекле волонтерлардан бүләкләр кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International