29 нчы декабрь 2018 нче ел, шимбә.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб Венера Закирова һәм өлкән шәфкатьтуташы Марина Кокорина “Яра алган хәлдә ашыгыч ярдәм күрсәтү” дигән темага практик шөгыль үткәрделәр.
Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны яра төрләре, аларны дәвалау ысуллары һәм беренче ярдәм күрсәтү юллары белән таныштыру.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар плакатларда яраларның төрле төрләрен (тетелгән, бәрелгән, киселгән, кадалган) күрделәр. Табиб аларны өй шартларында яра эшкәртүнең төрле ысуллары, яра алганда беренче ярдәм күрсәтү өчен нинди дарулар булырга тиешлеге турында сөйләде.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар.