Яңа ел - тылсымлы бәйрәм! Бу безнең өчен иң мөһим һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе, ул безгә уңай энергия, киләчәккә ышаныч өсти.
2018 елның 27 декабрендә “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге ведомствоара социаль патронажда торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче 10 балигъ булмаган баланы бәйрәмгә җыйды.
Балаларны котларга Кыш бабай килде. Кыш бабай - балалар өчен бүләкләр бирүче һәм изге теләкләрне тормышка ашыручы мәрхәмәтле тылсымчы ул. Кыш бабайның юлдашы Кар кызы балаларга бик матур әкият сөйләде.
Ә чараның иганәчеләре-Зәй шәһәренең, Низамов Иршат Сабирян улы җитәкчелегендәге,“Адвокатлар консультациясе ("Адвокатлар коллегиясе» ННО филиалы) чарада катнашучылар өчен яңа ел бүләкләре әзерләде. Иганәчеләр балаларга "мәктәп эскәмиясендә” уңышлар һәм зур җиңүләр теләделәр.
“Адвокатлар коллегиясе”нә авыр тормыш хәлендә калган балаларга карата шәфкатьлелек күрсәткән өчен рәхмәт белдерәбез һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, һөнәри эшчәнлектә уңышлар һәм алга таба да уңышлар телибез.