“Профилактик эш”

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

      Социаль куркыныч хәлдә теләсә кайсы гаилә калырга мөмкин, чөнки социаль проблемалар бик күп: яшәү шартлары авыр булу, эш урыннары булмау, ир белән хатын арасында конфликтлар һәм башкалар. Бу гаиләләр зур игътибар таләп итәлэр. Социаль педагогның төп бурычы булып аларны имин булмаган хәлдә калдырмас өчен, мөмкин кадәр иртәрәк бу категория гаиләләр белән профилактик эшне башлап җибәрү тора.

    2019 елның 11 гыйнвар көнендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалисты гаилә имин булмавын кисәтү испекторы белән берлектә социаль яктан куркыныч гаиләләргә бардылар. Әти-әниләр һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы  буенча инструктаж үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International