2019 елның 8 гыйнварында, Яңа ел каникуллары вакытында, Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Шәйхетдинова Д. М. һәм Петрова А. М. аз керемле гаиләләрдәге һәм СОП гаиләләрендәге балигъ булмаган балалар өчен «Кыш шаярулары» дигән бәйрәм чарасы әзерләделәр һәм үткәрделәр.
10 январь 2019 ел, пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кышкы уеннар һәм сезнең куркынычсызлыгыгыз” дигән танып – белү әңгәмәсе үтте.
Балалар иҗади сәләткә ия булалар. Аларның уйлап чыгару сәләте дә, төрле рольләргә керү сәләте дә сокландыра.
10 гыйнвар көнне «Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр бәйләүчеләр, кеттельщиклар эше белән танышу максатыннан трикотаж ательесында булдылар.
7 гыйнвар көнне КЦСОН «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар өчен Раштуа бәйрәме оештырылды.
2019 елның 9 гыйнвар көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Тәмле һәм матур” итеп җиләк-җимешләрдән салат әзерләргә өйрәтте.
«Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме уңаеннан кышкы каникуллар дәвамында төрле чаралар үткәрелде. Бәйрәм рухын куәтләп өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны котларга дип, мөселман һәм проваславия дине әһелләре дә килеп китте. Биредә тәрбияләнүчеләрне вәгазьләр укып, бүләкләр белән сөендерделәр. Олыларның кәефен күтәреп, бәйрәм рухы өстәп “Ностальгия” вокаль-инструменталь ансамбле ретро-концерты булып узды. Алар башкарган җырлар, өлкәннәрнең күңеленә хуш килде, яшьлек елларыны алып кайтты. Раштуа бәйрәме алдыннан ел да үткәрелүче “Раштуа утырулары” чарасы да биредә яшәүчеләрнең көтеп алган чарасы. Спорт белән мавыгучылар өчен “Джаколло”, “Шашка”, “Шахмат” өстәл уеннары бәйгесе узды.
Бәйрәм һәм ял көннәрендә Өлкәннәр ялгызлыкларын аеруча кискен тоялар. Нәкъ менә шуңа күрә безнең интернат-йортта бу бәйрәм көннәрендә көн тәртибе аеруча уңай кызыксыну формалаштыруга һәм уңай эмоцияләр булдыруга юнәлтелгән чараларга бай. 3 гыйнварда теләүчеләр өчен интернат-йорт шәфкать туташы Әхмәтова Рәфисә Флюр кызы җитәкчелегендә төрле викториналар,өстәл уеннары үткәрелде. Тыныч ялга өстенлек бирүчеләр өчен әдәби очрашулар һәм яраткан Яңа ел фильмнарын карау үткәрелде.
9 нчы январь 2019 нчы ел, чәршәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Яңа ел бизәкләре” дигән театральләштерелгән тамаша үткәрде.
Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗади сәләтләрен күрсәтү һәм аларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру иде.
Социаль хезмәт алучыларны мавыктыргыч иҗади эшчәнлеккә җәлеп итәр өчен бер-берсе белән таныштыру уеннары һәм кызыклы күнегүләр оештырылды. Тамаша, катнашучылар театр атмосферасына ияләшсен өчен, гади күнегүләрдән катлаулы күнегүләргә күчү рәвешендә төзелде. Ә соңыннан, катнашучы бик теләп, озак әзерләнүне һәм текстны истә калдыруны таләп итми торган спектакльгә кушылды.
Алып баручы шигырь укыганда, катнашучылар, килешү буенча, мәгънәсенә китереп кирәкле урыннарда сүзләр, җөмләләр өстәп бардылар. Алдагы биремдә, текст укыгач, катнашучылардан кирәкле гамәлләрне, хәрәкәтләрне сүзсез генә башкару таләп ителде. Бу аларга туплануда ярдәм итте. “Актерлардан” бернинди дә авыр гамәл таләп ителмәде, һәркем ничек булдыра ала, шулай чыгыш ясады. Күмәк гамәлләр килеп чыккач, алар бер-берсен алкышладылар һәм балалар кебек шатландылар. Чараның иң кызыклы һәм күңелле тамашасы булып “Хайваннар, кошлар дөньясы” чыгышы булды.
“Актерлар” күңелле һәм рухландыручы спектакльдән соң, үз уеннарынан канәгать калдылар һәм алар үз тормышларында аралашу нинди мөһим роль уйнавын аңладылар.
Чарада 15 кеше катнашты.
Шашка, шахмат уеннары хәтерне, игътибарны үстерә. Шашка, шахмат уйнаган кеше алдагы тормышын да максатчан планлаштырырга сәләтле дигән ышану йөри.
Интернатнын шәфкать туташы Калимуллина Сәрия җитәкчелегендә шашка турниры уздырылды.Социаль хезмәт алучылар теләп, кызыксынып катнаштылар. Җиңүчеләр дә билгеләнде.