"Изгелек" үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Теләкләр чыршысы” дип исемләнгән яңа ел чарасы

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

2018 нче елның 11 январендә “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мәдәни-спорт үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Теләкләр чыршысы” дип исемләнгән яңа ел чарасы уздырдылар. Авыр диагнозлы 11 бала Әтнә районы башкарма комитеты, социаль ярдәм бүлеге, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге һәм Казан шәһәренең “Наз” хәйрия фонды тарафыннан оештырылган бәйрәмгә килделәр. Бәйрәмдә балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраштылар, аларга үзләренең иҗади һөнәрләрен күрсәттеләр. Хәйриячеләр балаларның открыткада язган теләкләрен чынга ашырып, бүләкләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International