Әкияти сәяхәт «Колобокны эзләп»

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

12 гыйнвар көнне «Гнездышко» приютында «Колобокны эзләп» мавыктыргыч музыкаль сәяхәт узды. Рус халык әкиятләренең герое Төлке балалар белән бергә Әкият иленә паровозикка утырып киттеләр. Юлда аларга Күңелле җәнлекләр очрады. Балалар рәхәтләнеп куянга җиләк-җимешләрне күркәләрдән аерырга булыштылар, бүре белән бергә музыкаль уен коралларында уйнадылар, ә аю белән «Үз төсеңне тап» конкурсында катнаштылар. Һәр тукталыш уен-бию белән үрелеп барды.

Чараның максаты: балаларда рус әкиятләре буенча булган белемнәрен ныгыту, музыкаль-ритмик күнекмәләрен үстерү. Чара күңелле үтте. Балалар гына түгел, оештыручылар да канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International