Мөхәмәтшиннар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар. Тукай районы

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

11 гыйнвар көнне Иске Дөреш авылында яшәүче Мөхәмәтшиннар гаиләсе алтын туйлары уңаеннан котлаулар кабул итте.  Чарада районның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы һәм “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Халиуллина Г.Н.катнашты.

Чәй өстәле артында гаилә башлыгы Әхмәт Фәрух улы бәхетле гаилә серләре белән бүлеште: бергә яшәгән 50 ел эчендә бер-беребездән сабыр булырга, гафу итәргә һәм юмарт булырга өйрәндек, ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International