«Кышкы уеннар»

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

«Кышкы уеннар»

Кыш - балаларга күңел ачу өчен иң яхшы вакыт. Кышкы уеннар балалар өчен елның салкын вакытын күңелле һәм онытылмаслык итәчәк. Кышын ачык һавада хәрәкәтле уеннар һәм күңел ачу балаларга зур шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файдалы була.

2019 елның 14 гыйнварында «Сәламәтлек әлифбасы» программасы кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары тарафыннан «Кышкы уеннар» дигән спорт чарасы үткәрелде. Әлеге чараның максаты - балаларны төрле кышкы уеннар белән таныштыру, аларның кышкы чорда физик үсешен һәм сәламәтлеген ныгыту. Бу көнне шәһәр мәйданына социаль хезмәт алучы 12 балигъ булмаган бала килде, алар уеннарда, ярышларда, эстафеталарда бик теләп катнаштылар.

Балалар командаларга бүленделәр, исем һәм девиз уйлап таптылар, аннан соң күптән көтелгән кызыклы һәм мавыктыргыч бәйгеләр башланып китте. Урамда балалар бик теләп уйнадылар, шатландылар, күңел ачтылар.

Катнашучылар үзләренең җитезлеген, төгәллеген, көчен, тизлеген, зирәклеген һәм оешканлыгын күрсәттеләр. Балаларның команда буенча иптәшләренә ярдәмгә килүен күзәтү бик куанычлы булды. Балаларның элек-электән яраткан кар атышлы уены иң кызыгы булып чыкты, алар «иң төз атучы» бәйгесендә көч сынаштылар. Ә иң мавыктыргыч бәйге “кар йомарламын көрәккә куеп ташы”булды. Анда катнашучылар тизлектә генә түгел, ә эшне дөрес башкара белүдә дә көч сынашты.

Һәр бала ярышларда үзен күрсәтә алды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар. Бу спорт ярышларында җиңүчеләр дә һәм җиңелүчеләр дә күптән көтелгән булмады. Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International