«Кышкы уеннар» дигән спорт - күңел ачу чарасы

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Чара эстафета рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар ике командага бүленде. Аннары командаларга исем уйлап табу өчен берничә минут бирелде. Командалар исеме өчен кыш белән бәйле тема иде. Беренче команда - "Кар кызы", икенче – “Кыш Бабай”.

Эстафета берничә этаптан торды: ”Кар бабай”, “Кәрҗингә кар җый”, “Көйне тап”, “Кыш Бабайны һәм Кар кызын киендер”, “Хоккей”, кышкы спорт тематикасына табышмаклар чишү иде.

Ярышлар бик күп кызыклы моментлар булды. Бәйрәм күңелле һәм дустанә атмосферада узды.

Нәтиҗәдә, “Кыш Бабай” командасы җиңде. Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать  калды.

Чарада 22 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International