ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе
2018 елнын 2 маенда Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияче Эзекова Эндже Рафаэль кызы тарафыннан «Рәхмәт Тынычлык өчен!» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.

Балаларның ялын мәдәни оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәгенең  социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская «Синема» кинотеатры администрациясе белән берлектә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 20 балигъ булмаган бала өчен социаль-мәдәни адаптацияләү һәм социальләштерү максатыннан «Союзмульткино» дип аталган хәйрия тамашасы карауны оештырдылар.

 Балигъ булмаган балаларга  патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагог Анастасия Ильина 4 нче санлы социаль участокта аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләдә тәрбиләнелүче 12 бала өчен «Безнең йөрәкләрдә син, Тукай» исемле чара үткәрде.

2018 елның 3 нче маенда Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шәрипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы тарафыннан “Зур һәм бәләкәй туплар” дип исемләнгән уен-шөгыль үткәрелде.

3 нче май 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт алучылар өчен үзәк хезметкәре Рамзия Хайбулова Жиңү  көненә багышланган  әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичәдә шулай ук  «Гармония» бию ансамбле дуэты  Шаихтимир Насреев, Тамара Шакурова  hәм социаль хезмәт алучылар катнашты.    

     Чараның максаты    жыр, музыка, бию көйләре  аша социаль хезмәт алучыларда сугыш ветераннарына  хөрмәт һәм горурлык хисләре уяту иде.      

     Кичәдә Бөек Ватан сугышында ижат ителгән  жырлар жырланды, шигырләр укылды һәм биюләр күрсәтелде, интеллектуаль уеннар оештырылды. Социаль хезмәт алучылар   сугыш жырларын искә төшерделәр.

Кичә катнашучыларга бик ошады. Чара «Гармония» ансамбленең  сугыш вакытын тасвирлаган жыр «Зәнгәр болытлар» музыкасына  вальс биюе белән тәмамланды.

       Чарада 32 социаль хезмәт алучы катнашты.

Максат дәресләр: дәвам итәргә знакомить балалар белән мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре рус халкының, устным халык иҗаты; кызыксыну хисе тәрбияләү сәнгатенә иске һәм декоратив-кулланма сәнгать, уятырга, мәхәббәт һәм сакчыл караш сәнгать әсәрләре.

3 май 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Пазл – табышмак” дигән турнир үтте.

 3нче май көнне Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр катнашында Кояш көнен бәйрәм иттек. Рәсем конкурсында җиңүчегә призны өлкәннәребез үз куллары белән ясадылар. Зефир белән мармеладтан торган «букет» белән чәй табынында сыйланырга сүз куештылар. Шулай ук Кояшка багышланган җырлардан попурри башкардылар. Кояш төсендәге шарлар белән истәлеккә фотога төштеләр.

 3 май көнне  Балык Бистәсе районында социаль яклау бүлегендә,  халыкны социаль яклау бүлеге житәкчесе мәгариф, ЗАГС, хастаханә бүлеге җитәкчеләре белән берлектә демографик үсешне һәм туучылар санын арттыру буенча чаралар кабул итү максатыннан киңәшмә үткәрде.

Бүген, май бәйрәмнәреннән соң, Бөтенроссия "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе кысаларында интернатта социаль хезмәт алучылар - интернат- йорт территориясендәге чәчәк клумбаларын тәртипкә китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International