Жиңү көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

3 нче май 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт алучылар өчен үзәк хезметкәре Рамзия Хайбулова Жиңү  көненә багышланган  әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичәдә шулай ук  «Гармония» бию ансамбле дуэты  Шаихтимир Насреев, Тамара Шакурова  hәм социаль хезмәт алучылар катнашты.    

     Чараның максаты    жыр, музыка, бию көйләре  аша социаль хезмәт алучыларда сугыш ветераннарына  хөрмәт һәм горурлык хисләре уяту иде.      

     Кичәдә Бөек Ватан сугышында ижат ителгән  жырлар жырланды, шигырләр укылды һәм биюләр күрсәтелде, интеллектуаль уеннар оештырылды. Социаль хезмәт алучылар   сугыш жырларын искә төшерделәр.

Кичә катнашучыларга бик ошады. Чара «Гармония» ансамбленең  сугыш вакытын тасвирлаган жыр «Зәнгәр болытлар» музыкасына  вальс биюе белән тәмамланды.

       Чарада 32 социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International