Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Зур һәм бәләкәй туплар” дип исемләнгән уен-шөгыль.

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 3 нче маенда Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шәрипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы тарафыннан “Зур һәм бәләкәй туплар” дип исемләнгән уен-шөгыль үткәрелде.

Шөгыльнең максатлары түбәндәгеләр иде:

  • Балаларның уен шөгыльләренә карата интеллектуаль кызыксынуларын арттыру;
  • Бер- берләре арасында уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләү;
  • Төс һәм зурлыкны аерырга өйрәтү (зур-бәләкәй);
  • Тупларны төсләре һәм зурлыкларына карап араларга өйрәтү.

       Шөгыль башында балаларга кунакка Маша исемле курчак килде. Ул үзе белән бик күп төрле туплар алып килгән иде. Балалар аңа һәм алып килгән уенчыкларга бик сөенделәр. Дәрес башында, балалар белән, исәнләшү алымнары кабатланылды. Маша төрле төстәге һәм зурлыктагы туплар алып килгәнлектән, төсләр белән зурлыкны аерырга өйрәнелде. Төрле уеннар уйналды, мәсәлән, “Тап мине” дип аталган уен барышында, балалар тупларның рәвешләрен хәтердә калдырырга өйрәнде. Күнекмәләр дөрес саклансын өчен, тәрбияче һәр бала янына килеп, биремне башлап җибәрергә ярдәм итте, аның үтәлешен күзәтте. Мондый шөгыльләр балаларның хәтерен ныгытырга, куллар һәм бармаклар хәрәкәтенең төгәллеген активлаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International