3нче май көнне Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр катнашында Кояш көнен бәйрәм иттек. Рәсем конкурсында җиңүчегә призны өлкәннәребез үз куллары белән ясадылар. Зефир белән мармеладтан торган «букет» белән чәй табынында сыйланырга сүз куештылар. Шулай ук Кояшка багышланган җырлардан попурри башкардылар. Кояш төсендәге шарлар белән истәлеккә фотога төштеләр.