Югары Утар акылга зәгыйфьбулган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлек» бүлегендә «Рәхмәт, Тынычлык өчен!» дигән рәсем конкурсы.

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе
Югары Утар акылга зәгыйфьбулган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлек» бүлегендә «Рәхмәт, Тынычлык өчен!» дигән рәсем конкурсы. 2018 елнын 2 маенда Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияче Эзекова Эндже Рафаэль кызы тарафыннан «Рәхмәт, Тынычлык өчен!» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты: Туган илебезгә, сугыш ветераннарына карата патриотик хисләр уяту; Җинү көне турында белемнәрен киңәйтү. 1945 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышы тәмамлана. Шул көннән башлап безнең халкыбыз 9 май көнен – Җинү көне итеп бәйрәм итә. Ул дәһшәтле көннәрдә явыз дошман белән сугышып, анны җинеп кайткан батыр сугышчыларыбызны-БөекВатан ветераннары дип атыйбыз! 9 Май көнне алар орден, медальләрен тагып парадка чыгалар. Алар анда фронтташ дуслары белән очрашалар, исән булмаган иптәшләрен искә алалар. Балалар тәрбияче апалары белән бергәләшеп ветераннарга багышлап бик тырышып, матур итеп рәсемнәрясадылар. Балалар чын йөрәктән чыккан: «Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт Сезгә, ветераннар» дигән сүзләрен үзләренең рәсемнәре аша җиткерделәр. Җир шарында беркайчан да сугышлар булмасын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International