3 нче май 2018 нче ел, пәнҗешәмбе көн
Язның җылы матур көннәре җитү белән һәр кеше йорт-бакча тирәсен тәртипкә китерү белән мәшгульләнә. Матурлык тудыру кешенең үз кулларында икәнен Федоровка интернат-йортында яшәүчеләр дә бик яхшы беләләр.
Бүген, май бәйрәмнәреннән соң, Бөтенроссия “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында интернатта социаль хезмәт алучылар - Рафаил Суфиянов, Юрий Кабанов, Әгъзам Сабиров, Алексей Жилов хезмәт инструкторы Алина Егорова җитәкчелегендә көрәкләр һәм тырмалар белән “коралланып”интернат- йорт территориясендәге чәчәк клумбаларын тәртипкә китерделәр. Бу эшнең максаты – интернатта яшәүчеләрне хезмәткә тарту, актив тормыш позициясе тәрбияләү.
“Ирекле экология дуслары” тиз һәм сыйфатлы итеп башкарган эшләреннән күңелләренә озакка җитәрлек яхшы кәеф алдылар.