Балаларның ялын мәдәни оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская «Синема» кинотеатры администрациясе белән берлектә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 20 балигъ булмаган бала өчен социаль-мәдәни адаптацияләү һәм социальләштерү максатыннан «Союзмульткино» дип аталган хәйрия тамашасы карауны оештырдылар.
«Синема-5» кинотеатры кечкенә тамашачыларны һәрвакыт кызыклы һәм маҗарага бай мультиклар күрсәтә алуы белән үзенә җәлеп итә. Чара башланыр алдыннан, балаларга кинотеатрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы турында искәртеп үттеләр. Экранда сүрәтләр җанланган вакытта, кызыклы сюжет барганда, барлык начар уйлар онытыла. Балалар кызыксынып мультфильмдагы төп геройларның тормышын карадалар. Мультфильм космос, дуслык, тугрылык турында булып чыкты.
Мультфильмнарны караган кызлар һәм малайлар, үзлеренең ялларын файдалы итеп үткәрә алганнары өчен, бик яхшы рәхәтләнеп ял итә алулары һәм аматур хисләр тудыручы мультфильм карауны оештырган өчен рәхмәтләрен белдерделәр.