Балигъ булмаган балаларга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагог Анастасия Ильина 4 нче санлы социаль участокта аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләдә тәрбиләнелүче 12 бала өчен «Безнең йөрәкләрдә син, Тукай» исемле чара үткәрде. Максат: балаларны Г. Тукай иҗатына җәлеп итү, әдәби укуга мәхәббәт уяту.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына, бөек шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист буларак кереп калды. Нәкъ менә аның иҗатына багышланган иде бу очрашу. Чараны Г. Тукайның фотоларын карау белән башладылар һәм бөек шагыйрьнең татар халкы өчен булган һәмияте турындагы әңгәмә белән дәвам иттеләр. «Танып бел» дип аталган дидактик уен балаларда аеруча кызыксыну уятты, аның барышында балалар Тукайның әсәрләрендә искә алынган предметларның (тарак, балта, капчык, кувшин белән сөт,үлән, бүрәнә, йомгак) кайсы әсәрдән икәнен белергә тиеш булдылар. Катнашучылар бу биремне уңышлы башкарып чыктылар. Педагог балаларга шагыйрь истәлегенә урамнар, скверлар, проспектлар, парк, метро станциясе аның исеме белән аталуын, бюстлар, монументлар, һәйкәлләр куелуын сөйләп үтте.
Чара ахырында балалар тагын бер кат шагыйрь биографиясендә булган истәлекле мизгелләрне, аның әсәрләрен искә төшерделәр, «Туган тел» җырын тыңлап үттеләр.