Саба муниципаль районында «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләрнең Бөтенроссия өмәсендә катнашуы

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

"Тургай волонтерлары"программасын тормышка ашыру кысаларында приютта тәрбияләнүче балалар "Хәрби Дан һәйкәле янындагы территорияне төзекләндерү" Бөтенроссия өмәсендә катнаштылар.

    Чара барышында үлән, яфраклар һәм газоннарда чүп-чар җыештырылды, обелиск территориясендә юллар себерелде.

   Өмәне үткәрү максаты-сугыштан кайтмаган барлык якташларга хөрмәт күрсәтү, буыннарның хәтерен саклау һәм тәрбияләнүчеләрнең игътибарын әһәмиятле урыннарда чисталык саклауга җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International