16нчы апрель көнне ДКУ «Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат – йортында” тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә “ Алар Ватан өчен көрәштеләр” дигән тема астында балалар өчен танып – белү чарасы оештырылды. Чарада барысы 4 бала катнашты. Максат: патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт, өлкән буынга, Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт тәрбияләү.
Россия тарихы һәрвакыт геройларга бай була.Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләренең батырлыклары турындагы хикәяләр балалар күңелендә ачык чагыла, бу, һичшиксез,аларда патриотик хисләр,Ватаныбызны саклаган солдатларга охшарга омтылыш тәрбияли. Бүген дә сугыш турында фоторәсемнәр карадылар, С.Барузднинның «Урам буйлап солдат бара »дигән хикәясен укыдылар.Тәрбияче шигырь буенча әңгәмә үткәрде. Балалар бик актив булдылар. Куйган максатка ирешелде, балалар да канәгать калдылар.