2021 елның 14-15 апрелендә Чирмешән муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр коллективы белән җыелыш булып узды. Учреждение директоры Ф. М.Морадымова катнашучылар белән халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр, 2021 елда озак вакытлы карау системасын кертү турында фикер алышты
Очрашуда социаль хезмәт алучыларның өйләрендә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм янгын куркынычы булган хәлләрне кисәтү турында мәсьәлә күтәрелде.
Киңәшмә ахырында 2021 елның беренче кварталында социаль хезмәт күрсәтү эшенә йомгак ясалды.