“Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Әмир авылы китапханәсендә “МОЗАРТИКА” арт-технологиясеннән файдаланып, “Минем туган ягым” дигән чара уздырдылар.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Бакчачылык» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше һәм ЭКОяз акциясе кысаларында «Агачлар һәм куаклар агарту» дигән төркемле дәрес узды.
"Веста" үзәге хезмәткәрләре үз учреждениесенең һәм янәшәсендәге территориянең төзеклеген даими рәвештә чистартып торалар.
23-нче апрель көнне тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэль кызы “Габдулла Тукай әсәрләренә сәяхәт” дигән темага шигырият сәгате үткәрде.
Россиянең истәлекле даталары кысаларында 20 апрель көнне 4 нче санлы социаль участокта “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова 7 балигъ булмаган бала өчен “Кырым минем йөрәктә” дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес 2018 елның августында Федераль закон белән билгеләнгән Россиянең яңа истәлекле датасына — 1783 елның 19 апрелендә Кырым, Тамань һәм Кубаньны Россия империясе составына кабул итү көненә багышланган иде.
Чирмешән муниципаль районының «Доброе сердце» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны «Чирмешән үзәк район хастаханәсе»
Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында 2021 елның 14 апрелендә социаль хезмәткәрләр белән «Кеше ихтыяҗларын бәяләү. Коммуникация проблемалары»дигән темага түгәрәк өстәл узды
20 апрельдә 12 нче санлы социаль участокта «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Гомуми эш» проекты кысаларында «Зур алкоголь авыруы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балигъ булмаганнарда хәмер эчемлекләрен кулланудан аңлы рәвештә баш тарту формалаштыру. Чарада 23 балигъ булмаган бала катнашты.
«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре Бәркәтә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Без җирдә тынычлык өчен!»дигән темага түгәрәк өстәл уздырдылар.
2021 елның 21-нче апреле көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. инициативасы белән Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән чара уздырылды.