Максаты: Җирдәге барлык тере хайваннар өчен җаваплылык хисе, табигатькә аңлы караш тәрбияләү, табигать дөньясына карата танып-белү кызыксынучанлыгынүстерү.
Учреждениедә балаларны белгеч каршы алды һәм үзәк территориясе буйлап танып-белү экскурсиясе үткәрде. Катнашучылар зоология бүлегендә булдылар, анда балалар хайваннар турында кызыклы мәгълүмат белделәр, аларны сыйладылар. Белгеч нинди җәнлекләрне тере почмакта тотарга мөмкин булуын сөйләде.
Аннары ботаника бакчасында булдылар. Балалар анда нинди гадәти булмаган агачлар һәм куаклар үсүен күрә алдылар. Балалар үзләре өчен яңалык белделәр, сораулар бирделәр, эко-үзәккә тагын бер кат килергә теләкләре туды.
Соңыннан катнашучылар экология-биология үзәге хезмәткәрләренә шундый кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе өчен рәхмәт белдерделәр.