Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында экологик сәгать «Урман могҗизалары эзеннән»

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

20 нче апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернатында тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. җитәкчелегендә “Урман могҗизалары эзеннән дигән тема астында экологик чара үткәрелде. Чараның максаты балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; матурлыкны күрә белү сыйфатларын үстерү.Чарада барлыгы 4 бала катнашты.

Дәрес балаларны урман рәсеме белән таныштырудан башланып китте.Агачларның файдасы турында әңгәмә корылды.Соңыннан балалар белән территориядәге агачлар янына сәяхәт кылдылар Һәм фотога төшү белән тәмамланды. Балалар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International