2021 нче елның 20 нче май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияче Шәйһиева Елена Александровна «Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре» дигән тема буенча профилактик шөгыль үткәрде.
19 нчы май көнне 4 нче социаль участокта балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина «Мәгълүмати агымнар белән идарә итү» дигән темага профилактик дәрес үткәрде.
18 майда Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары һәм педагоглары "Тигез мөмкинлекләр өчен!" программасы буенча менталь авыру булган кешеләр өчен көндезге бүлектә дәрес үткәрделәр һәм оештырдылар.
Май ае-язның иң гүзәл, иң матур ае. Бар донья иң элек яшеллеккә кумелә аннан соң ак кулмәген кия, ә инде җәйгә якынлашканда бар донья аллы-гөлле төскә керә башлый. Бар тереклек җанлана. Иртәгәгә калдырып булмый торган кызу эшләр башлана. Җир казу, яшелчә утырту, чәчәкләр утырту, берсен дә кичектереп булмый.
“Мәгълүмати навигатор” яшүсмерләрдә медиа-культура формалаштыру” технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова 15 нче социаль участокта 10 балигъ булмаган бала арасында «Җәмәгать аңы белән идарә итү» дигән темага төркемле профилактик дәрес үткәрде. Максаты: массакүләм мәгълүмат чараларының манипулятив йогынтысы турында күзаллауларны формалаштыру, медиапродукцияне төрле яклап анализлау ярдәмендә критик фикерләүне үстерү.
«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» комплекслы үзәге”нең гаилә белән эшләү буенча белгече Гүзәлия Сафиуллина менталь тайпылышлары булган балалар арасында “Минем туган җирем – Чирмешән” дигән темага рәсем конкурсы үткәрде.
Татарстан Республикасында туган телләр һәм халык гореф-гадәтләре елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче социаль участокта 12 балигъ булмаган бала белән «Әйдәгез, сөйләшик» дигән профилактик дәрес үткәрде. Максат: республикабызның төрле телләре белән танышу, туган телеңә сакчыл караш формалаштыру.
Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова 14 нче май көнне 12 нче социаль участогында (Кама Аланы поселогы) социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 35 балалар һәм өлкәннәр арасында «Күңелле гаилә» дигән конкурс – уен программасын үткәрде.
Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб 10 нчы санлы социаль участокта 10 бала арасында “Үз-үзеңне тоту серләре” дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: ситуатив борчылуны профилактикалау.
«Ял көне» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Ландыш Зарипова һәм Анастасия Ильина 15 май көнне «Альфа» мәдәният йортында Халыкара гаилә көнен бәйрәм итүгә багышланган «Гаилә зонтиклары астында» дигән чара уздырдылар.