Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова 14 нче май көнне 12 нче социаль участогында (Кама Аланы поселогы) социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 35 балалар һәм өлкәннәр арасында «Күңелле гаилә» дигән конкурс – уен программасын үткәрде.
Балалар һәм аларның әти-әниләре бәйрәм вакытында мәзәк дефиле оештырдылар, бөтен гаилә белән «йорт хайваннарына» әйләнделәр, балалар әнигә «аш әзерләү» өчен кашыклап су алып килергә булыштылар. Бәйрәмгә йөрүнең яшерен теләкләре турында мәзәк конкурсы гомуми көлке уятты. Шулай итеп, кайберләренең төшке аш ашарга килүләре, акча сорарга, кемгәдер төн кунарга урын юклыгы турында серләр ачылды. Кем тизрәк итеп әбине бәйрәмгә "киендерә" ала икәнен блделәр, ә аннары алар арасында иң матурын сайладылар. Балалар әти-әниләре белән күңел ачу һәм спорт бәйгеләрендә генә түгел, ә интеллектуаль викториналарда да катнаштылар. Барлык биремнәр дә гаиләне берләштерүгә һәм ярдәм итүгә, гаилә әгъзалары арасында мәхәббәт һәм кайгыртуга юнәлдерелгән иде.
Бәйрәм катнашучыларда бик күп уңай эмоцияләр, якыннарына мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итү теләге калдырды,ә балалар күңелендә иң мөһим фикер калды – бәхет ул - тату, ышанычлы һәм нык гаилә!