«Ял көне» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Ландыш Зарипова һәм Анастасия Ильина 15 май көнне «Альфа» мәдәният йортында Халыкара гаилә көнен бәйрәм итүгә багышланган «Гаилә зонтиклары астында» дигән чара уздырдылар.
Бәйрәм чарасы барышында катнашучылар белән төрле күңелле конкурслар һәм викториналар, хәрәкәтчән уеннар, гаилә спорт эстафеталары үткәрелде. Вакыт күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
Соңыннан белгечләр балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Шулай ук белгечләр катнашучыларга үз гаиләләрен саклап калуларын, бер-берсенә ярдәм итүләрен һәм булышуларын искә төшерделәр, чөнки гаиләсез тормыш буш һәм шатлыксыз. Бәйрәм катнашучыларда бик күп уңай эмоцияләр һәм якыннарына мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итү теләге калдырды.