«Минем туган җирем – Чирмешән» рәсем конкурсы

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» комплекслы үзәге”нең гаилә белән эшләү буенча белгече Гүзәлия Сафиуллина менталь тайпылышлары булган балалар арасында “Минем туган җирем – Чирмешән” дигән темага рәсем конкурсы үткәрде.

Чараның максаты: балаларда Ватан, туган як, туган авыл турында күзаллау формалаштыру; туган як табигате белән таныштыру, график күнекмәләрне үстерү. Балалар бик тырыштылар, шуңа күрә һәр эш кызыклы, кабатланмас булды. Әлбәттә инде, барлык балалар да җиңүче булып чыктылар һәм бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International