ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

Гаилә - ул һәр кеше өчен иң төп кыйммәт, бу сыену урыны, анда сине яклыйлар һәм аңлыйлар, гаиләдә бәхет һәм күтәренке кәеф алырга мөмкин. Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында 17 май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская социаль хезмәт алучылар арасында «Минем гаиләм - бәхетле мизгелләр» дигән фотоконкурс үткәрде. Конкурсның максаты: гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаиләдә мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияләү, конкурста катнашучыларның иҗади потенциалын үстерү.


14
май, 2021 ел
җомга

14 нче май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында уртанчылар төркеме тәрбиячесе Шарипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы тарафыннан «Рәсемдә Мин һәм Гаиләм» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды.

12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова 12 май көнне 15 балигъ булмаган бала арасында «Рус даһиләре» дигән темага профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларның рус фәне һәм техникасы тарихы турында күзаллауларын киңәйтү; фән, алгарыш хакына эшчәнлекнең уңай әхлакый бәясен формалаштыруга ярдәм итү; кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.; патриотизм хисе, үз илең, халкың өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итү; техник иҗат түгәрәкләрендә катнашырга өндәү.

 2021нче елның 13нче маенда, тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х "Шәфкатьлек" бүлегендә тәрбияләнүче балалар белән чара үткәрде һәм балаларга Рамазан аеның әһәмияте турында сөйләде, Коръән сүрәләрен тыңлады. Аннан балалар коймак белән чәй эчтеләр.

14 май көнне Тукай районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Тарынчева А.М. тарафыннан «Оригами» комплекслы индивидуаль-ориентлашкан программа кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Гномик» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

12 май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Якын кешеләр» клубының чираттагы дәресен үткәрде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Елена Макарова балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар арасында 12 нче санлы социаль участокта «Җиңү мае!» дип аталган квест-уен үткәрде.

12 май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә гадәттән тыш һәм экстремаль хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эшләргә өйрәтү, шулай ук җинаятьләрне тикшерүгә ярдәм итүче шартлар тудыру максатыннан хезмәткәрләр өчен «Көчләүсез дөнья» дигән мәгълүмати сәгать узды.


11
май, 2021 ел
сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре шәһәр бәйрәм чарасында катнашып, кыр кухнясы эшендә катнаштылар: теләгән һәркемне солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйладылар.


9
май, 2021 ел
якшәмбе
Бүген 9 май-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Кызыл Армия һәм Совет халкының нацист Германиясен Җиңү бәйрәме - иң мөһим, дулкынландыргыч һәм данлы бәйрәмнәрнең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International