“Үз-үзеңне тоту серләре”

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб 10 нчы санлы социаль участокта 10 бала арасында “Үз-үзеңне тоту серләре” дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: ситуатив борчылуны профилактикалау.

Дәреснең кереш өлеше «Теләкләр» уен-активаторыннан торды. Һәр катнашучы бер-берсенең аркасына беркетелгән якәгазь яфракларда аның иң яхшы сыйфатларын язды. Уен аша балалар бер-берсе белән якыннанрак таныша, килеп туган фикерне белә, «үзеңне» башка күзләр белән ача алдылар. Төп өлешендә катнашучылар Казан шәһәренең 175-нче номерлы гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле хис-кичерешләре, курку-борчулары белән уртаклаштылар. Белгеч балаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын искә төшерде.

 Дәреснең йомгаклау өлешендә балаларга «Үз-үзеңә ярдәм ит» дигән белешмәлек таратылды: анда ничек җинаять корбаны булмаска, нинди гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, шикле предметны ачыклаганда һәм тоткынга алган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге язылган иде.

Дәрес танып-белү, эмоциональ һәм җанлы үтте. Балалар бик күп яңа, кирәкле, файдалы һәм актуаль мәгълүмат белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International