Май ае-язның иң гүзәл, иң матур ае. Бар донья иң элек яшеллеккә кумелә аннан соң ак кулмәген кия, ә инде җәйгә якынлашканда бар донья аллы-гөлле төскә керә башлый. Бар тереклек җанлана. Иртәгәгә калдырып булмый торган кызу эшләр башлана. Җир казу, яшелчә утырту, чәчәкләр утырту, берсен дә кичектереп булмый.
Безнең Югары Утар балалар йортында да эшнең гөрләгән чагы. Бакчабыз инде күп еллар үзенең гүзәллеге белән тирә-юньдә дан тота. Матур куаклар, җимеш агачлары, төрледән-төрле чәчәкләр утыртып бакчабызны гузәллибез. Бу әлбәтта бик күп көч һәм тырышлык сорый. Хезмәттән бер кеше дә читтә калмый.
Балалар йортында тәрбияләнүче балалар да бу эштә бик теләп катнашалар. Бик яратып һәм кызыксынып эшлиләр. Менә бүген дә алар тәрбияче апалары Зиннурова Йолдыз белән бакчаны матурлауга үз көчлэрен керттеләр."Хезмәт кешене бизи"-дигэн мәкальдәгечә, тәрбияче апалары аларны эшне сөяргә, тырыш булырга, бу эшләрне башкара белү аларга алдагы тормышларында кирәк булырга мөмкинлеген аңлатты. Балалар эшнең серенә төшенәләр, чәчәк исемнәрен истә калдыралар, һәм башкарган эшләренең нәтиҗәсен күреп сөенәләр.