Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта малайлар төркемендә тәрбияче Анжелика Пушкова «Горур булып җилфердәүче байраклар!» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Яшүсмерләр Россия флагының 300 елга якын тарихлы һәм аңа нигез салучы Петр I булуын белделәр. Дәрес ахырында яшүсмерләр «Флагны җый» уенында һәм «Россия һәм Татарстан Республикасы флаглары» интеллектуаль викторинасында катнаштылар. Дәрес яшүсмерләрне Россия һәм Татарстан Республикасының дәүләт символлары барлыкка килү тарихы белән таныштыру максатыннан үткәрелде. «Дәүләт символлары илнең тарихи юлы үзенчәлекләрен, аның башка илләрдән аермасын күрсәтә. Гражданнарның бу символларга карата ихтирамлылыгы үз халкына хөрмәт, Ватанга мәхәббәт һәм аның өчен горурлыгы турында сөйли", - дип нәтиҗә ясады дәрескә Анжелика Пушкова.