Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында «Чәчтараш эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Миләүшә Авзалова «Ир-атларның чәчен “Керпе” рәвешендә кисү” дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: «керпе» ир-атларның чәчен кисү технологиясе белән таныштыру һәм өйрәтү, чәчләрне кисү өчен электр машинасыннан файдаланырга өйрәтү.
Дәрес барышында белгеч катнашучыларга ир-атларның чәчен «керпе» рәвешендә кисү керпенең энәләре кебек тырпаеп торганлыгы өчен шулай аталуын сөйләде, әлеге төр чәч кисүенең күпчелек ир-атка килешүен билгләп үтте. Белгеч шулай ук әлеге кисүнең берничә төре барлыгын: кыска “керпе-спорт фигуралы ир-атлар өчен, дөрес йөз сыйфатларына ия булган затлар өчен, дип билгеләп үтте. Әлеге төр чәч кисүе нинди дә булса махсус карауны таләп итми. Шул ук вакытта чәчләр озак вакытта чиста калалар һәм һәрвакытта да яхшы күренәләр. Озынайтылган “керпе” - чәчләре озынрак булган кешеләр өчен менә дигән вариант. Әлеге төр бит фомасында, баш төзелешендә кайбер җитешсезлекләре блган ир-атларга туры килә. Малайлар өчен “керпе” балаларда бик яхшы һәм матур күренә, әлеге төр чәч кисүе һәр көн башын юып чәчен фен белән киптерүчеләргә туры килә.
Аннан соң белгечләр җитәкчелегендә модель булып килгән малайга «керпе» стрижкасын ясадылар, шуннан соң чәчне фен белән киптерү эшләре башкарылды. Киләсе дәресләрдә катнашучылар әлеге стрижка буенча алган белемнәрен ныгытачаклар дип ышандырдылар.