Табигатьтә ямьле җәй хакимлек итә. Тирә-юньдә торледән торле уләннәр, чәчәкләр, күбәләкләр. 16 июль көнне, шушы хозурлыкны балаларга күрсәтү,аларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, Югары Утар балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Рәмзия Сафина, «Шәфкать» бүлегендә тәрбияләнуче бер төркем балалар белән интернат биләмәсендә, «Саф һавада сәламәтлек сәгате» дип аталган шөгыль үткәрде. Нәниләр кызыксынып матур чәчәкләрне күзәттеләр, аларны тотып һәм иснәп карадылар, истәлек өчен фотосурәткә төштеләр. Саф һавада булу, аеруча табигатьне күзәтү балаларга бик ошый. Аларның кәефләре күтәрелә, аппетитлары һәм йокылары яхшыра.
Бугенге сәламәтлек дәресе балалар өчен файдалы булды.