14 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык даирәдән чыгу» клубы кысаларында 15 социаль хезмәт алучы белән «Корбан булу психологиясеннән арыну» дигән темага чираттагы дәрес үткәрде. Максаты: “Корбан” позициясенең тискәре нәтиҗәләрен күрү һәм аннан баш тарту.
Дәрес башында катнашучыларны эш шартларына кертү өчен психолог аларга яшәү урыны буенча (кем якынрак/ераграк яши), туган көне (кем өлкәнрәк/яшьрәк) һ. б. билгеләр буенча тезелерә кушты. «Гадәти булмаган фигуралар», «Яңгырау», «Бары бергә», «Батып баручы утрау», «Ничек гафу итәргә?», “Үпкәләүләр”, “Бәйләүче җеп” күнегүләре үз тормышыңа башка күз белән карарга, тирә – юньдәгеләр турында хаталы күзаллауларны (бигрәк тә якын кешеләр турында) билгеләп үтәргә, ә иң мөһиме - эчке тискәре хисләрне ресурска яки уңай тормыш тәҗрибәсенә әверелдерергә мөмкинлек бирде.