«Биеп яшибез» түгәрәге эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова 20 нче август көнне «Татар халык биюләре көне» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: бию хәрәкәтләре элементларын өйрәнү һәм ныгыту, иҗади инициатива күрсәтү.
Очрашу башында балалар белән узган дәрестә өйрәнелгән бию хәрәкәтләрен искә төшерделәр. Аннары дәрестә катнашучылар татар биюенең катлаулы булмаган хәрәкәтләрен карый һәм кабатлый алсын өчен педагог башка хәрәкәтләр белән иллюстрацияләр һәм видеороликлар күрсәтте. Шулай итеп балаларга бию элементларын истә калдыру җиңелрәк булды. Хәзерге татар музыкасына катнашучыларга берничә хореографик хәрәкәтне беркетергә тәкъдим ителде.
Дәрес азагында балалар татар халкының мәдәниятен өйрәнү һәм шөгыльләнү кызык булды, дип белдерделәр