“Триколор” акциясе
20 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Profistyle” волонтерлар хәрәкәте һәм “Улыбка” клубы активистлары белән берлектә “Триколор” дигән патриотик акция уздырды.
22 август Россия өчен аерым дата булып тора - нәкъ менә шушы көнне Дәуләт флагы көне билгеләп үтелә. 1991 елда триколор беренче тапкыр Советлар Союзы флагын алыштырып, Мәскәүнең Ак йорты өстендә күтәрелә. Бу бәйрәм - милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы.
“Триколор” акциясе төп дәүләт бәйрәме хөрмәтенә матур традициягә әверелде. Бәйрәм символларын шәһәр халкына активистлар һәм волонтерлар шәһәр урамнары буенча тараттылар. Тасмалар белән бергә оештыручылар халыкка бәйрәм тарихы һәм Россия флагы төсләренең әһәмияте турында сөйләделәр.