Балигъ булмаганнарның каникул вакытын оештыру эше кысаларында 18 август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова җәйге мәйданчыкта физкультурачылар Көненә багышланган «Спорт-ул тормыш!» дип аталган чара үткәрде. Максат: ишегалды уеннарына кызыксыну уяту, уен вакытын булдыру, сәламәтлекне ныгыту. Әлеге чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес башында балалар 14 августта Халыкара физкультурачылар көне билгеләп үтелүе турында белделәр. Бу бәйрәм спортчылар өчен генә түгел, иртән йөгерүчеләр, велосипедта йөрүчеләр, зарядка ясарга яратучылар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен дә. Балалар үз чиратларында нинди спорт төре яратулары, нәрсә белән мавыгулары турында сөйләделәр. Аннары яраткан спорт төрен сайладылар һәм аның презентациясен ясадылар. Дәрес үзәкнең спорт мәйданчыгында дәвам итте- биредә балалар белән төрле ишегалды уеннары үткәрелде. Уеннар вакытында алар үзләрен иркен һәм табигый итеп тойдылар, үзара дустанә мөнәсәбәттә аралаштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр.
Балаларга дәрес бик ошады, алар уңай энергия алдылар һәм канәгать калдылар. Белгеч балаларга соңгы җәйге көннәрдә саф һавада күбрәк йөрергә, яңа уку елы өчен көч җыярга һәм сәламәтлекне ныгытырга киңәш итте.