1991 елның 22 августыннан башлап, ел саен Россия Федерациясендә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Россия флагы тарихына 300 елдан артык. Андагы төсләр күп тапкырлар үзгәреп торган. Хәзерге көндә флагтагы ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.
20 августта Зәй районының “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарихи мәгълүматләрне киңәйтү һәм дәүләт символларын популярлаштыру максатыннан когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә “Безнең остә флаг балкый” дигән чара уздырды.
Социаль хезмәт алучылар флагның тарихы белән таныштылар, шулай ук Россия Федерациясенең гербын һәм гимнын искә төшерделәр.
Чараның мәгълүмати өлешеннән соң социаль хезмәт алучылар флаг рәсеме төшерелгән котлау открыткалары ясадылар.