Балигъ булмаганнар арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү эше кысаларында 18 нче август көнне Г.Тукай исемендәге шәһәр паркында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә 17 балигъ булмаган бала арасында «Наркотиклар - явызлык» дигән акция уздырдылар.
«Наркотиклар - явызлык» акциясен үткәрү өчен волонтерлар алдан ук тормышны символлаштыручы агач рәсеме төшерелгән плакат әзерләделәр. Белгеч һәм волонтерлар организмга наркотик матдәләрнең нинди зыян китерүе турында сөйләделәр, буклетлар тараттылар. Катнашучылар ясалган агач рәсеменә "Наркотикларга юк, ә тормышка - әйе!» дип язылган яфраклар ябыштырдылар.
Наркотикларга каршы акциядә катнашу нәтиҗәсендә волонтерлар үзләренең оештыру сәләтен күрсәтә алдылар, үзләрендә коммуникатив күнекмәләр, аралашучанлык һәм таныш булмаган кешеләр белән уртак тел таба белүләрен үстерделәр, шулай ук үз карашларын исбатлый һәм яклый белү күнекмәләрен үстерделәр. Балигъ булмаган балалар исә акциягә бик теләп кушылдылар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркотиклардан баш тарту өчен чыгыш ясадылар.
Акциядә катнашучылар үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар, кирәкле күнекмәләр белделәр.