3 нче сентябрь көнне «Кул эшләре әлифбасы» арт-остаханәсе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Көзге букет» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Төркемле дәрес башында хезмәт буенча инструктор катнашучыларны аның темасы белән таныштырды һәм төймәләрдән әзер композиция күрсәтте, эш барышы турында сөйләде, энә һәм кайчы белән куркынычсыз эш алымнарын аңлатты. Төймәләрне тегү-баланың кулын язуга әзерләүнең бер юнәлеше, баланың сөйләмен торгызу чарасы гына түгел, ә баш миенең эшкә сәләтлелеген арттыру, игътибар, караш һәм фантазия үсешен стимуллаштыручы ысул да. Нәкъ менә тукыма һәм энә белән эшләү, ике кул да эшкә җәлеп ителгән вакытта күрү-мотор координациясен, кулларн ың төгәл дифференциацияләнгән хәрәкәтләрен һәм кулларның предметлы вак хәрәкәтләрне башкара белү мөмкинлеген бирә.
Дәрес барышында балигъ булмаган балалар төймәләр тегәргә өйрәнделәр, иҗади сәләтләрен, күзаллауны, вак моториканы үстерделәр, күңелле һәм кызыклы итеп вакытларын үткәрделәр, килеп чыккан композицияләрдән канәгать калдылар.