“Юлда сак бул”

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Юл – транспорт һәлакәтләрен кисәтү эше кысаларында 1 нче сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан «Изгелек буыны» отрядының ике волонтеры белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча “Юлда сак бул” акциясе үткәрде. Акциянең максаты: юлда һәм транспортта куркынычсыз тәртип буенча белемнәр, һәм практик күнекмәләр формалаштыру.

Акция барышында белгеч һәм волонтерлар балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү турында әңгәмә үткәрделәр, юл йөрү өлеше аркылы чыкканда игътибарлы булырга, наушниклардан һәм телефоннан файдаланмаска кирәклеге турында искәрттеләр, велосипедта ничек дөрес йөрергә кирәклеге турында сөйләделәр. Волонтерлар акциядә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре күрсәтелгән буклетлар тапшырдылар, үзләренең дә, тирә-юньдәгеләрнең дә тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен теләделәр.

Акция барышында волонтерлар тарафыннан 19 мәгълүмати буклет таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International