Ел саен 2 сентябрьдә илебездә "Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн (1945 ел)" буларак билгеләп үтелә. Зәй районы ”Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлек белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар Дан аллеясында һәм Азат итүчегә куелган һәйкәлдә булдылар, фидакарьлек, каһарманлык һәм үз Ватанына тугрылык күрсәткән ватандашларны искә алдылар.
Патриотик тәрбия менталь тайпылышлары булган гражданнарны социальләштерүдә мөһим роль уйный. Чарада катнашучылар зур кызыксыну белән әлеге куркыныч һәм аяусыз сугыш вакытында кешеләргә нинди авыр сынаулар кичерергә туры килгәне турында белделәр.