Татарстан Республикасында 1 сентябрьдән «Экстремизмга-юк!» айлыгы үткәрелә. Ул терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, социаль, конфессиональ һәм этник нигезләрдә конфликтларны булдырмау, республикада милләтара татулыкны ныгыту, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан үткәрелә.
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында 3 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре «Без – терроризмга һәм экстремизмга каршы!» дип аталган методик сәгатьтә катнаштылар. Барлык россиялеләр белән бергә алар Бесланда, Дубровкада, Буденновскида, Беренче майда, Мәскәүдә, Волгодонскида һәм Буйнакта торак йортлар шартлауда, шулай ук башка террористик актларда һәлак булган барлык корбаннарны искә алдылар.