Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Ләйсән Суниева һәм Эльза Сәмигуллина 2 нче октябрьдә ял көне клубы кысаларында Альфа мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Хайваннар дөньясында» дигән чара уздырдылар. Әлеге чарага «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтелүче 18 балигъ булмаган бала һәм аларның әти-әниләре үзләренең ялларын бизәргә һәм уңай тормыш җайланмаларын формалаштырырга килделәр.
Бөтендөнья хайваннарны яклау көне-балаларга кечкенә туганнарыбызның гаҗәеп дөньясы турында сөйләү, табигатькә һәм хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләү, аларны кайгыртырга һәм сакларга өйрәтү өчен менә дигән форсат. Шулай ук чара барышында балигъ булмаганнар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, төрле хайваннар турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр. Үзәк белгечләре оригами ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Башта инструкция һәм схемалар буенча иң гади шаблоннар ясалды, аннары катлаулы конструкцияләргә күчтеләр һәм иң ошаган җәнлекләрне төсле кәгазьдән ясадылар. Кәгазь салу сәнгатенә өлкәннәр дә кушылды, алар балаларына гади һәм катлаулы хайваннарның сыннарын ясарга ярдәм итте. Чара Зайка һәм Зюзюка курчаклары белән хәрәкәтчән уеннар уздыру белән дәвам итте. Алар белән бергә балалар зарядка ясадылар һәм биеделәр, табышмакларга җавап бирделәр, төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, Кызыл китап һәм хайваннар турында белделәр, хайваннар турында мультфильмнар карадылар.
Балалар һәм аларның әти-әниләре буш вакытларын күңелле, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр, хайваннар турында бик күп яңа мәгълүмат белделәр, иҗади караш, вак моторика, логик фикерләүне үстерделәр, канәгать калдылар һәм уңай эмоцияләр белән тулы булдылар. Катнашучылар чын күңелдән оештыручыларга кызыклы чара өчен рәхмәт белдерделәр.