«Игелек буыны»

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Октябрьнең беренче көннәрендә бөтен дөньяда әби-бабайларының хәлен белеп бәйрәм белән котлау кабул ителгән. Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең «Игелек буыны» иреклеләр отряды да шундый мөһим көннән читтә калмады. Белгеч Марта Камалова 12 нче микрорайон территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Алевтина Назарова белән берлектә Бреднева Зоя Петровнага котлаулар белән килделәр. Үткәрелгән акциянең максаты-өлкән буынга рәхмәт һәм хөрмәт белдерү.

Зоя Петровна – Бөек Ватан сугышы герое Никита Фадеевич Каймановның туганнан туганы. Кунаклар килүенә ул бик шат иде. Чәй өстәле артында күңелле әңгәмә вакытында үз тормышы турында: "Мин 1941 елның 20 декабрендә тудым. Әтием фронтка киткән һәм кайтмаган, хәбәрсез югалган дип санала. Безгә авыр булды: ашарга бернәрсә юк, кияргә әйбер юк, бөтен сәламәтлек бетте..." дип сөйләде. Шулай ук ул үзенең легендар абыйсы турында да сөйләде. Хәзер өлкән яшьтәге ханымга йөрүе авыр, трост ярдәмендә хәрәкәт итә, тик ул ялгыз түгел, аңа балалары һәм оныклары булыша.

Волонтерлар Зоя Петровнага «Веста» үзәгендә тәрбияләнүчеләр куллары белән ясалган открыткалар һәм татлы бүләк тапшырдылар. Өлкәннәр көнендә кечкенә генә котлау да өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен онытмауларын, аларның кадерен белүләрен искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International