13 нче октябрь көнне, шушы хозурлыкны балаларга күрсәтү,аларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, Югары Утар балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Гилемханова А., тәрбияләнучеләр белән бергә интернат биләмәсендә, көзге урамда йөрү сәгате үткәрде.
«Үсеш» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова 10 нчы санлы социаль участокта «Көзге яфраклар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Бу чарада 11 балигъ булмаган, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.
8 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Декоратив куаклар. Бакчада көзге эшләр» темасына төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада 3 хатын-кыз катнашкан. Дәрес әйләнә-тирә мохитне эстетик яктан кабул итү, максатчан төркемнең тормыш тәҗрибәсен актуальләштерү, көзге эшләр вакытында бакчада булдырырга тиешле шартлар тудыру максатыннан үткәрелде.
2021 елның 12 октябрендә Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләргә социаль проекты волонтерлары “Дари добро” памперслар, гигиена чаралары, канцтоварлар һәм хуҗалык кирәк-яраклары тапшырдылар.
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында 11 нче октябрь көнне 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова “Мин иминлектә” курсыннан “Куркыныч “selfiе” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Балаларга «selfie» турында куркынычлар турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән чарада 5 балигъ булмаган бала катнашты.
12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова 7 нче октябрьдә РФдә фән елына багышланган «Тарих белгечләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Фән буларак тарихка карата кызыксыну уятуга, күзаллауларны киңәйтү, танып-белү активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән чарада социаль хезмәт күрсәтелүче 15 балигъ булмаган бала катнашты.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Өлкәннәрне хөрмәт ит» дип аталган әңгәмә үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала катнашты. Шөгыльнең максаты: өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү, тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлы булырга омтылышны үстерү.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 8 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Мин һәм минем шәһәрем киләчәктә» дигән чара үткәрде. Чарада 18 балигъ булмаган бала катнашты.
6 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне кабул итү» дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге чара «Ябык даирәдән чыгу» клубы кысаларында социаль хезмәт күрсәтелүче өч хатын-кыз өчен уздырылды һәм үз-үзеңне уңай хис итү һәм башка кешеләрне кабул итүгә юнәлдерелгән иде.
Өлкәннәр декадасы кысаларында 5 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова хезмәт кабинетында «Безнең әби-бабайларга җылылык нурлары» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Анда социаль хезмәт күрсәтүче 12 бала катнашты. Дәрес өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, вак моторика, хыял, игътибар һәм иҗади сәләтләрне үстерү, үз-үзеңне бәяләүне арттыруга юнәлдерелгән иде.