Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 4 нче октябрь көнне 10 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Яраткан әбиләребезгә открытка» дигән темага мастер – класс үткәрде. Әлеге чарада 11 балигъ булмаган бала катнашты.
Очрашу башында белгеч балаларга 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган әби-бабайлар бәйрәме турында сөйләде. Аларның котлау өчен үз кулларың белән матур открытка ясарга мөмкин булуын күрсәтте. Балалар бик тырыштылар, күңел биреп эшләделәр. Мастер-класс ахырында балалар әлеге бәйрәмнең өлкән яшьтәге кешеләр өчен мөһим булуын, алар кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ икәнлеген ассызыкладылар. Бүген, әби-бабайларына кунакка килеп, аларга рәхмәт һәм мәхәббәт сүзләре язылган открыткалар бүләк итә алачаклар.
Әлеге чара балаларда үз әби-бабаларына, шулай ук башка өлкәннәргә карата игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итте.