Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә “ Тылсымчы көз ” дип исемләнгән мастер –класс

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

2021 елның 6 нчы октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н.балалар өчен “Тылсымчы көз”  дигән мастер- класс үткәрде.

  Максат: сәнгати- эстетик зәвыкны, фантазияне, әйләнә-тирә мохитне, күзәтүчәнлекне үстерү, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Көз көне табигать чын-чынлап тылсымлы һәм матур була. Бу вакытта табигатькә чыгу, саф һава сулау мөмкинлеге булу бик яхшы. Иң элек тәрбияче балалар белән сәяхәткә чыктылар,  төрле яфраклар җыйдылар. Шул яфраклардан “Тылсымчы көз” мастер-классы барышында матур картиналар иҗат иттеләр. Тәрбияче эшнең асылын күрсәтеп аңлатканнан соң, балалар эшкә керештеләр. Алар,үзләренә ошаган  буяу төсен сайлап, калын катлам белән яфракларны буядылар. Бизәлгән битне ак кәгазьгә төшерделәр, төрле агач яфракларының берничә эзен ясадылар. Нәтиҗәдә, барысының да, кабатланмас, бик матур  көзге картинасы барлыкка килде. Мастер –класс мавыктыргыч, кызыклы, зур эмоциональ кәеф белән узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International